news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә Татарстанда «Чулман буе киңлекләре» дәүләт тыюлыгы барлыкка килергә мөмкин

«Идел буе киңлекләре» дәүләт тыюлыгы территориясенең юкка чыгып баручы сирәк үсемлекләргә бай булуы әйтелде.

Киләчәктә Татарстанда «Чулман буе киңлекләре» дәүләт тыюлыгы барлыкка килергә мөмкин
архив

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда «Идел буе киңлекләре» тыюлыгына тиңдәш «Чулман буе киңлекләре» проекты барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр иттеләр.

«Кама, Агыйдел, Нократ елгаларында да зур эшләр алып барыла, анда без тыюлык урыннарын саклап калу перспективаларын күрәбез. Быел өч сулык объекты буенча материаллар әзерләү эшен төгәллибез», — диде ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Батков. «Идел буе киңлекләре» дәүләт заказнигына килгәндә, аның мәйданы 29 мең га. Ул Казан, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары территорияләрен үз эченә ала.

«Идел буе киңлекләре» дәүләт тыюлыгының максаты — Идел елгасының уникаль утраулы ландшафтын саклау. Монда шактый кыйммәтле, шул исәптән РФ һәм ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Биредә 648 төр үсемлек, 120 төр җәнлек исәпләнә. 88 төр кошның 12се Кызыл китапка кертелгән», — диде Сергей Батков.

ТР Фәннәр академиясе Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Дмитрий Иванов аның сүзен җөпләп, утрауларда биологик төрлелек чуар, юкка чыгып баручы сирәк үсемлекләр булуын билгеләп узды. Әйтик, Яшел Үзән районы Займище бистәсе территориясендә ак төнбоек, ирис табылган. Шөлди кошы булганына орнитологлар да гаҗәпләнгән.

Бу территорияләрдә 36 утрау исәпләнә, 1,4 млн кеше яши. Утрауларда 2 меңнән артык дача корылмасы бар. Ел саен белгечләр исәпләүләре буенча, утрауларга 40 меңнән артык турист бара. «Документ эшләнгәндә, галимнәр берләшмәсе күп көч куйды. Беренче чиратта, гражданнар мәнфәгатьләрен күздә тоттык. Бу территорияләрнең экологик торышын яхшырту максаты тора», — диде Сергей Батков.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров әйтүенчә, Яшел Үзән районының Займище, Октябрьский бистәләре территорияләрендә ком чыганагы урыннары кулланыштан чыгарылган. «2015 елдан бу территориядә хуҗалык эше төггәләнде, ком алуга лицензия гамәлдән чыгарылды», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100