news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел төнендә Татарстанда кар явачак һәм җылы булачак

1 гыйнварга каршы төндә Россиянең кайбер төбәкләрендә, шулай ук Татарстанда җилле һава торышы көтелә.

Яңа ел төнендә Татарстанда кар явачак һәм җылы булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанда да, 1 гыйнварга каршы төндә җылы булачак. Температура нормадан 7-8 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта «Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» яза.

«Температура -2 градуска +2 градуска кадәр булачак», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук Яңа елда бераз кар явачак һәм 10-11 метр тизлектә җил исәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100