news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иртәгә кар һәм буран көтелә

28 ноябрьдә төнлә республиканың көнчыгыш өлешендә 14 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстанда иртәгә кар һәм буран көтелә

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне Татарстанда кар һәм буран көтелә. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә кисәтәләр.

Болытлы һава торышы булачак, урыны белән томан төшәргә мөмкин.

«Вакыты белән кар явачак. Кайбер районнарда җиңелчә буран көтелә», - дип хәбәр итә синоптиклар.

Төнлә температура 4-9 градус салкын була, республиканың көнчыгыш районнарында термометр баганалары -14 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә максималь температура -1дән алып -6 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Шулай ук көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100