news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлларында атна ахырына кадәр бозлавык саклана

Дүшәмбедән республика антициклон йогынтысында булачак, шуңа күрә явым-төшемнәр булмаячак.

Татарстан юлларында атна ахырына кадәр бозлавык саклана

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә һәм якшәмбе Татарстанда кар явуы көтелә. Республиканың аерым районнарында бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта ТР буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Мондый һава торышының сәбәбе - көнбатыш циклонының һәм аның атмосфера фронтларының йогынтысы. Шулай ук алар аркасында 28 ноябрьдә республика территориясендә буран көтелә. Бу көннәрдә температура төнлә -2...-8 градус салкын булачак, 28 ноябрьдә урыны белән 13 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Юлларда бозлавык», — диелә синоптиклар фаразында.

Киләсе атнада явым-төшемнәр булмаячак, чөнки 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Татарстан антициклон йогынтысында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100