news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары җепшек кар, яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада көндез һава температурасы +3..+8 градус булыр дип көтелә.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарланыр дип көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы була. Вакыты белән яңгыр, төнлә урыны белән җепшек кар явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, көчәйгәндә тизлеге 15-16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы урыны белән +1..-4 градус (Казанда — +1..+3 градус) фаразлана. Көндез һава температурасы +3..+8 градуска (Татарстан башкалсында — +5..+7 градус) кадәр күтәрелергә мөмкин. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында җылырак һава торышы көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә һава температурасы төшүе көтелә, аннары ул янә күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100