Идарәче компания Яшел Үзәннең ишегалды территорияләрен яшелләндерәүне дәвам итә

Узган атнада гына да идарәче компания хезмәткәрләре шәһәр ишегалларында 234 агач утырткан.

(Яшел Үзән», 27 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). «Жилкомплекс» идарәче компаниясе Яшел Үзәннең ишегалды территорияләрен яшелләндерүне дәвам итә. Узган атнада гына да идарәче компания хезмәткәрләре шәһәр ишегалларында 234 агач утырткан. Бу турыдда район басмасы хәбәр итә.

 Нарат, Европа чыршысы, кызыл имән, корычагач, маньчжур чикләвеге, кара җимеш, миләш үсентеләрен питомниктан махсус алып килгәннәр.

«Хәзер безгә ышанып тапшырылган ишегалды территорияләрендә гадәттәгечә көзге агач утырту эшләре бара. Бу сезон эчендә без инде 400 үсенте утырттык», — дип сөйләде идарәче компания белгече Людмила Пименова.