news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңадан суыта

28 сентябрь төнлә түбән урыннарда термометр баганалары 2 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда яңадан суыта. Бу хакта ТР Гидрометеология үзәге хәбәр итә.

28 сентябрь төнлә түбән урыннарда термометр баганалары 2 градуска кадәр төшәчәк. Шул ук вакытта синоптиклар билгеләп үткәнчә, республикада атна буе төнлә һава температурасы 0дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава +6...+11 градуска кадәр җылыначак.

Республикада явым-төшемнәр бетәчәк. Бу антициклон йогынтысына бәйле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot