news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Казанда гадәти әбиләр чуагы булмаячак

Бу атнада шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казанда көндез һава 12 градуска кадәр җылыначак. Төнлә 5 градус җылы булыр дип көтелә.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда гадәти әбиләр чуагы булмаячак. Быелгы көз Татарстан халкын кыска вакытлы җылылык белән генә куандырды. Гадәти әбиләр чуагы октябрьдә инде булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына профессор, география фәннәре кандидаты, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.

«Бу атнада һава температурасы нормага туры килә. Хәзер шәһәрдә уртача һава температурасы 9,5 градусны тәшкил итә. Октябрь башында ул 8 градус булачак, әкренләп төшә барачак. Классик әбиләр чуагы булмады инде. Ул гадәттә, сентябрь урталарында, көндез һава температурасы 20 градустан артканда, кояшлы, коры көннәрдә була. Атна ахырына „алтын кыз“ җитәчәк. Җылылык һәм салкынның көнбатыш дулкыны күзәтелә», — диде ул.

Профессор аңлатканча, әбиләр чуагы вакытында безгә Азов антициклоны йогынты ясый. Кайвакыт әбиләр чуагы ике атна да дәвам итәргә мөмкин.

Якындагы декадада шәһәрдә һава температурасы нормага якын булачак. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү хезмәте мәгълүматларына караганда, бу атнада шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казанда көндез һава 12 градуска кадәр җылыначак. Төнлә 5 градус җылы булыр дип көтелә. Алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100