news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер көндә 1,2 млн агач утырттылар

Республикада «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды.

Татарстанда бер көндә 1,2 млн агач утырттылар
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. 300 гектардан артык мәйданда бер көндә 1,2 млн үсенте утырттылар. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Буа, Зәй һәм Түбән Кама районнарында агачларны күпләп утырттылар. Төбәкнең башка муниципалитетларында да агач утырту эшләре оештырылган. Утырту материаллары арасында нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш үсентеләре дә бар иде.

Аерым алганда, Мамадыш районы урманнарында 500 нарат үсентесе, ә Чистай шәһәренең бер паркында 60 имән үсентесе утырттылар.

 «Балык Бистәсе районында Наратлы авылы скверында агач утырту оештырылган иде, анда участок урманчылыгы хезмәткәрләре һәм «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар көче белән 150 данә нарат утыртылды», — дип сөйләде Кама урманчылыгы җитәкчесе Альберт Шамилов.

Бутинск участок урманчылыгында ябык тамыр системалы 10,5 мең нарат үсентесе утыртканнар. «Кул белән утырттык», — дип билгеләп үтте Калейкино урманчылыгы башлыгы урынбасары Константин Щербаков.

Ун ел эчендә Татарстанда 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман үсентеләре утыртылды. Россия Урман хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко республиканың урманнарны саклау буенча 2024 ел план күрсәткечен арттырып үтәвен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100