Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә яшәүчеләр «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Быел Россия буенча барлыгы 40 миллион агач утырту планлаштырыла.
(Бөгелмә, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы», Света Андреева). Бөгелмәдә «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Урманны саклыйк» дигән Урман утырту акциясе узды. Соколка тавының төзекләндерелгән территориясе янында 150дән артык ылыслы һәм яфраклы токым үсентесе утыртылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Акциядә районның дәүләт, муниципаль структуралары һәм ведомстволары, иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре, төрле оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» традицион Бөтенроссия акциясе 26 августта Камчатка шәһәрендә башланды. Быел барлыгы 40 миллион агач утырту планлаштырыла. Утырту нокталарын карарга һәм акциядә үз регионында теркәлергә мөмкин.
Акция Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте тарафыннан «Экология» илкүләм проекты кысаларында «ГХФ яшьләре» ярдәме белән оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз