Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча урманчылыгында файдаланып булмый торган агачны җыю эше дәвам итә
Хәзерге вакытта Тукай участогының 23нче кварталында эш алып барыла.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Арча урманчылыгының Тукай участогы территориясендә файдаланып булмый торган агачны җыю эшләре дәвам итә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта Тукай участогының 23нче кварталында эш алып барыла, 8 кеше җәлеп ителгән», — дип сөйләде «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары Ильяр Васильев.
Аның сүзләренчә, агымдагы елда Арча урманчылыгы территориясендә барлыгы 71 га мәйданда файдаланып булмаган агачны җыю эшләре башкарылачак.
Белешмә өчен: Файдаланып булмый торган агач — черү аркасында зарарлануы, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90 процентыннан артык өлешен файдаланып булмый торган агач тәшкил иткәндә агач материалы җыеп алына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз