news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар июльдәге һава торышы турында сөйләде

Июль башында Россиянең бөтен территориясендә температура нормадан югарырак яки норма тирәсе булачак.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Июль башында Россиянең бөтен территориясендә температура нормадан югарырак яки норма тирәсе булачак. Бу хакта Гидрометүзәк мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Әйтик, Якутиядә айның беренче көннәрендә уртача температура 30дан 34 градуска кадәр тирбәлә. Уралда да якынча шундый ук һава торышы булачак.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Идел буенда һава температурасы 30 градуска кадәр, ә кайбер районнарда, мисал өчен, Әстерхан һәм Волгоград өлкәләрендә, термометрның терекөмеш баганасы 34-35 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бары тик Красноярск крае гына искәрмә булачак, аның көнбатыш өлешендә уртача температура нормадан бераз түбәнрәк фаразлана. Аерым алганда, Ямалда 21 градуска якын җылы булуы көтелә.

Метеохезмәт фаразлары буенча, 1 июльдә Мәскәү төбәгендә һава температурасы +22...+27 градус булачак.

Gismeteoның әйдәп баручы метеорологы Россиянең Европа өлешендә билгесез срокка аномаль югары температура булачагын кисәтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot