news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коры һәм җылы һава торышы булачак

Температура +23 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда коры һәм җылы һава торышы булачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 майда, Татарстанда атмосфера фронты узгач, коры һәм җылы һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. 

Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +8… +13 градус булачак. Көндез 18–23 градуска кадәр җылытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100