news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы Димтамак авылы халкы агач утырту өмәсен башлады

Барлыгы бер мең агач утыртырга җыеналар.

Ютазы районы Димтамак авылы халкы агач утырту өмәсен башлады
Илмира Галиева

(Ютазы, 27 апрель, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Илмира Галиева). Ютаы районы Димтамак авылы халкы агач утырту өмәсен башлап җибәрде. Бюджет оешмалары хезмәткәрләре Димтамак авылы үзәгендә 170 төп нарат утыртты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Эш барышында алар, санитар-эпидемиологик вазгыять шартларында, куркынычсызлык таләпләрен үтәде.

«Агач утырту буенча айлык дәвамында мондый өмәләрне Тарлау, Екатериновка, Яссытугай авылларында да оештырачакбыз. Барлыгы бер мең данәгә якын яшь үсентеләр утыртырга уйлыйбыз», — дип хәбәр итте Димтамак авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәлямов.

news_right_1
news_right_2
news_bot