Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда янә салкынайта
Төнлә температура 7-12 градус салкын булачак, аязганда – 15 градуска кадәр
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән аз гына кар явачак, кайбер районнарда төнлә һәм иртән – томан, юлларда – бозлавык.
Төнлә республикада 7-12 градус салкын була, аязганда – 15 градуска кадәр. Көндез иң югары температура 3-8 градус салкын тәшкил итә.
Төнлә Казанда 7-9 градус салкын, аязганда -12 градуска кадәр. Көндез температура 4-6 градус салкын булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз