Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә

Бүген җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Бүген көндез Татарстан территориясендә урыны белән көньяк, көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, бүген Казанда һава 15 градуска кадәр җылыначак.

«Апрель ахырында тәүлеклек уртача температура 10 градус тәшкил итәргә тиеш, әмма әлегә һава температурасы нормадан түбәнрәк. Асылда, температура нормадан ике градуска, ә якындагы биш көн эчендә — дүрт градуска түбән булачак», — дип билгеләп үтте Переведенцев.