news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда янә буран чыгу һәм күз күреме начараю хакында кисәтте

28 февральдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава торышы бозылыр дип көтелә.

Синоптиклар Татарстанда янә буран чыгу һәм күз күреме начараю хакында кисәтте
Михаил Захаров

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Февральнең соңгы көнендә Татарстанда буран булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава торышының начараюы көтелә.

«2021 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран чыгачак, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кимиячәк», — дип хәбәр итте синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot