420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Табигый объектларның кыйммәтен раслау өчен фәнни-тикшеренү материаллары җитми. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында ведомство рәисе Федор Батков әйтте.
Ул былтыр Татарстанда махсус саклана торган биш табигый территория булдыру проектлары тәмамланып килүен әйтте. Аларның мәйданы 43 мең гектардан артык. «Идел буе киңлекләре» проекты Иделнең кыйммәтле ландшафтлы комплексларын булдырырга, биологик ресурсларын арттырырга мөмкинлек бирәчәген ассызыклады.
«Зур эш башкарылды, тик табигый объектларның, комплексларның кыйммәтен раслау өчен фәнни-тикшеренү материалларына зур ихтыяҗ сизелә», — диде Федор Батков.
Ул район-шәһәр җитәкчеләрен, территориаль планлаштыру эше барышында, махсус саклана торган территорияләр булуына аеруча игътибар итүләрен сорады.