news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 30 баш тимгелле болан туар дип көтелә

Республика кыргый җәнлекләр, кошлар үрчетү белән шөгыльләнү буенча округта беренче урында.

Быел Татарстанда 30 баш тимгелле болан туар дип көтелә
архив/Абдул Фархан

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда 30 баш тимгелле болан көтәләр. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты утырышында ведомство рәисе Федор Батков әйтте.

Ул Татарстанның кыргый хайваннар һәм кошлар үрчетү белән шөгыльләнүче аучылык хуҗалыклары саны буенча Идел буе округында беренче урында торуын белдерде. Бу юнәлештә икенче урында торган Мордовия Республикасыннан республика ике тапкыр алда бара.

Федор Батков сүзләренчә, хайваннар үрчетү эше нәтиҗәсендә, республикада 300дән артык марал һәм тимгелле болан бар. Ул «Марал» ҖЧҖ эшчәнлеге игътибарга лаек булуын әйтеп китте. 2013 елдан 2019 елга кадәр алар табигый мохиткә 52 меңнән артык кыргый үрдәк чыгарган. Моңа 78 млн сум акча кертелгән.

Татарстанда 70 аучылык хуҗалыкларыннан 22се хайваннарны ярымирекле шартларда тота.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100