news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Браконьерлыкны кисәтү чаралары нәтиҗәсендә Татарстанда балык запасы арткан

Бүген республикада балык запасы 40 мең тонна тәшкил итә.

Браконьерлыкны кисәтү чаралары нәтиҗәсендә Татарстанда балык запасы арткан
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда браконьерлыкны кисәтү нәтиҗәсендә балык запаслары арткан. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин әйтте.

«Күзәтчелек эше, браконьерлыкны ачыклау, ясалма уылдык чәчү урыннары үз җимешләрен бирә: сулыкларда биологик запаслар арта», — ди ул.

Аның сүзләренчә, былтыр һава шартлары гади булмаса да, су сай булса да, күзәтчелек органнарының объектларда браконьер ятьмәләрен ачыклау эшчәнлегенең күрсәткечләре югары булган. «Браконьерлар балык тоту өчен кулланган 8600 данә ятьмә табылган. Балык запасын 173 млн сумга кадәр арттыруга ирешелде», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Беренче вице-премьер «Балык булсын» акциясенең мөһимлеген искәртте. «Битараф булмаган кешеләр тартылуын күрәбез, дәүләт комитетының муниципаль районнар белән элемтәсе ныгыды», — диде.

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков бүген республикада балык запаслары 40 мең тонна тәшкил итүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100