news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Февраль башында Россиядә җылы һава торышы булыр дип фаразлый

Уртача температура илнең бөтен территориясендә диярлек нормадан югарырак булачак.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Февраль башы Россиянең бөтен территориясендә диярлек җылы һава торышы, температура климатик нормадан югарырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

 «Февраль башында уртача температура илнең бөтен территориясендә диярлек нормадан югарырак булачак», — диде ул.

Вильфанд ачыклык керткәнчә, биредә айның беренче көннәре хакында сүз бара. Гидрометеоүзәк февральдәге уртача айлык температурага бәйле фаразын 31 гыйнварда тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100