Татарстанда 13 градуска кадәр салкынайтачак

Көндез һава температурасы -1дән -6 градуска кадәр булачак.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда бераз кар явачак һәм 13 градуска кадәр салкынайтачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак.

Һава температурасы урыны белән -13 градуска кадәр салкын булачак.