news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә

Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.

Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә
Михаил Захаров

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә. 

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә,республикада урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк, шулай ук төбәк юлларында көчле бозлавык булырга мөмкин.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot