news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда октябрьнең соңгы көннәре җылы булачак

Шимбә көнне республикада 11 градуска кадәр җылылык көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

Татарстанда октябрьнең соңгы көннәре җылы булачак

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда октябрьнең соңгы көннәре җылы булачак. 31 октябрьдә термометр баганалары 11 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә Татарстанда җилле, аз болытлы һава көтелә. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә республикага көнбатыштан килгән антициклон йогынты ясаячак.

Синоптикларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республика антициклонның көнбатыш перифериясендә урнашачак. Явым-төшемнәр элеккечә үк бик аз. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 6-11 градуска кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100