Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коры һава торышы көтелә
Урыны белән секундына 14 метр тизлек белән җил исәчәк.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә коры, аз болытлы һава торышы һәм җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аз болытлы һава торышы. Явым-төшем ихтималы аз», диелгән хәбәрдә.
Төньяк-көнчыгыштан, төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 14 метрга җитәчәк.
Төнлә һава температурасы -1…-6 градус булачак. Көндез һава температурасы 0…+5 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз