news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманы яңа төр агачлар белән яшелләндерергә ниятлиләр

Уртак көч белән өч мең үсенте утыртылды.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Яшел дулкын» акциясенең көзге этабы тәмамланды. Ай дәвамында халык шәһәр һәм район территориясендә агачлар утыртты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Уртак көч белән өч мең үсенте утыртылды. Өстәвенә, бу юлы эш катгый план буенча алып барылды.

«Хәзерге вакытта, торак төзелеше барган яңа төзелешләр һәм Шинчылар проспектындагы кебек буш кырлардан тыш, барлык микрорайоннар да диярлек нормага салына. Әмма, өстәргә кирәк булган участоклар бар. Моннан чыгып, быел агач утырту өчен участоклар сайлап алынд», — диде Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.

Акциядә шәһәрнең эре предприятиеләре дә катнашты. Шин заводы хезмәткәрләре «Гаилә» паркыннан көнкүреш йортына кадәр трамвай линияләре буйлап агачлар утыртты. «ТАНЕКО» һәм «ТЭЦ-2» көчләре белән шәһәр зираты янында агачлар утыртылды. Бу үсентеләрне карап, су сибеп торачак.

«Шәһәрне яшелләндерү буенча нормалар үтәлгәнгә күрә, хәзер агачлар утырту башка методика буенча башкарылачак. Шинчылар, Химиклар проспектларын яшелләндергәндә, агачлар утыртуның яңа форматы кулланылачак — бу яңа агач төрләре, дизайнер чишелешләре, заманча стиль булачак», — ди мэр урынбасары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100