Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә Дала Зәе елгасындагы территориянең мастер-планы бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Конкурста «Обермайер Консульт» ҖЧҖ җитәкчелеге астында консорциум җиңүче булды.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәт шәһәре сусаклагычының Дала Зәе елгасындагы мастер-планын эшләү буенча ачык халыкара архитектура-шәһәр төзелеше конкурсының жюри утырышы узды. Анда бәйге җиңүчеләр ачыкланды. Бу турыда Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча узды. Оператор булып «ЦЕНТР» стратегик үсеш агентлыгы торды.
Финалистларның чыгышлары нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары иң яхшы проектны сайладылар.
Конкурста «Обермайер Консульт» ҖЧҖ җитәкчелеге астында консорциум җиңүче булды.
Конкурста икенче урынны «АйЭнДи Аркитектс» ҖЧҖ җитәкчелеге астында консорциум, өченче урында «Ай Кью студия» ҖЧҖ җитәкчелеге астында консорциум алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз