news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 30 градус эссе булачак

Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава

 (Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 16 июньнән республикага 30 градус эссе булачак.

Синоптиклар фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кич кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә. Көндез явым-төшем булуы фаразланмый. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 18 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә температура 12-17 градус җылы тәшкил итәчәк. Көндез 30 градуска кадәр җылытачак. Казанда төнлә 15 градус, ә көндез 28 градус җылы була.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе).

news_right_1
news_right_2
news_bot