news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна ахырында Татарстанда +31 градуска кадәр җылыта

Республика территориясендә уртача җылы һәм тотрыксыз һава торышы булачак.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстан территориясендә уртача җылы һәм тотрыксыз һава торышы булачак. Һава температурасы атна азагына гына күтәрелергә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 27 июльдә, республикада һава торышын атмосфера фронты билгеләячәк. Ул үзе белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм көчле җил алып киләчәк.

Чәршәмбе, 28 июльдә, төбәк кабат антициклон перифериясендә булачак. Төнлә көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгыр, ә көндез коры һава торышы булачак. Һава температурасы төнлә +8…+13 градус һәм көндез +20…+25 градус булачак.

Синоптиклар фаразларынча, 29 июльдә Татарстанга төньяк-көнчыгыш циклоныннан атмосфера фронты киләчәк. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, әмма көндез яшенле яңгыр һәм 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Төнлә +6…+11 градус, көнбатыш районнарда +14 градуска кадәр җылы. Көндез һава температурасы +21, +26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга, 30 июльдә, республикада һава шартлары тотрыксыз кала. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга да мөмкин. Һава температурасы акрынлап күтәрелә башлаячак: төнлә 12-17 градус җылы һәм көндез - 23-28 градус.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, июльнең соңгы көнендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Шимбә, 31 июльдә, төнлә һава температурасы +14…+19 градус һәм көндез — 26-31 градус җылы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100