Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 36 градус эссе саклана һәм яшен көтелә
Киләсе атна башында да аномаль эссе һава торышы сакланачак.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 июньдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада кабаттан алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.
Көнбатыштан талгын, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Бүген, 26 июньдә, җил тизлеге урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.
Төнлә 19-24, көндез 31-35 градус эссе булачак.
Метеорологларның якынча фаразларына караганда, дүшәмбе көнне, 28 июньдә һәм сишәмбе, 29 июньдә Татарстанда аномаль эссе һава торышы һәм яңгырлар, яшен, боз явуы, көчле җил булуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз