news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда +20 градуска кадәр җылытачак

Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак.

Татарстанда +20 градуска кадәр җылытачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 октябрьдә, Татарстан территориясендә җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә термометр баганалары нульдән 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндезен һава 15-20 градуска кадәр җылыначак.

Урыны белән республикада бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстан синоптиклары киләчәк аномаль җылынуны антициклон йогынтысы белән аңлата.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100