news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Переведенцев: Июнь ахыры һәм июль башы Казанда салкын булачак

Агымдагы һава торышы Татарстанга төньяктан салкын һава агымы килүгә бәйле.

Переведенцев: Июнь ахыры һәм июль башы Казанда салкын булачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Июнь ахыры һәм июль башы Казанда салкын булачак. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Якындагы декада салкынча булачак, июнь ахырында һәм июль башында уртача температура нормадан өч яки дүрт градуска түбән булачак. Татарстан башкаласында уртача температура 16 градус булуы фаразлана, ә норма буенча 19-20 градус булырга тиеш», — диде метеоролог.

Хәзер төбәккә төньяктан салкын һава агымы килә. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, җәйнең икенче ае башында бераз җылытачак. Шулай итеп, 2 июльдә, көндез Казанда 23 градуска кадәр җылытачак. Әмма уртача һава температурасы нормадан биш градуска түбән булачак.

Казан федераль университеты профессоры Татарстанда янә эссе һава торышы кайчан булачагын әйтә алмады. Әмма ул июль башында тотрыклы җылыта башлаячагына өметләнүен әйтте.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100