Бүген Татарстанда +23 градуска кадәр җылытачак

Республика территориясендә шактый явым-төшем көтелми.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 майда, Татарстанда әкренләп температура фонының артуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Уртача тизлектә көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешне төньяк-көнчыгыштан исүгә үзгәртә һәм көндезге сәгатьләрдә көчәя башлый.

Көндез һава +18, +23 градуска кадәр җылыначак.

Татарстан синоптиклары фаразлавынча, 27 майда төбәккә 30 градуслы эсселек киләчәк.