news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда март ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак

Республикада төнлә 14 градуска кадәр салкын була.

Татарстанда март ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак
Михаил Захаров

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстанда март ахырына кадәр җылы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз, төнлә салкыныйтачак.

Иртәгә, 27 мартта, аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез төньяктан килгән атмосфера фронты йогынтысында җепшек кар яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Көндез җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Төнлә һава температурасы -1…-6 градус, ә көндез +1…+6 градус җылы була.

Синоптиклар фаразлавынча, якшәмбе, 28 мартта, төбәктә һава торышын антициклон перифериясе билгели. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -3…-8 градус, урыны белән 12 градуска кадәр салкынайта. Көндез 2-7 градуска кадәр җылыта.

Дүшәмбе, 29 мартта, һава торышы үзгәрмәячәк. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -4…-9 градус, аязганда -14 градуска кадәр салкын була. Көндез +2…+7 градус җылы көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, март ахырына кадәр Татарстанда явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 3-9 градус салкын, урыны белән — 13 градуска кадәр салкын булуы фаразлана. Көндез 3-8 градуска кадәр җылытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100