news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары буран, бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә

Һава шартлары начараю аркасында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.

Татарстан синоптиклары буран, бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 февральдә, Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, төнлә һәм иртән республика территориясендә, Казанны да кертеп, көчле кар явачак. Төнлә дә, көндез дә буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.

Моннан тыш, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк (республика башкаласында җил төнге сәгатьләрдә көчәер дип көтелә). Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100