news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар март аенда салкыннар һәм җепшек көннәр булыр дип фаразлый

Кар бик күп булу сәбәпле, көннәр җылытуга өметләнергә кирәкми.

Синоптиклар март аенда салкыннар һәм җепшек көннәр булыр дип фаразлый
Михаил Захаров

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Март аенда һава торышы даими рәвештә үзгәреп торачак: ай дәвамында салкыннар җепшек көннәр белән чиратлашачак. Әмма ай җылы булыр дип көтәргә кирәкми.

Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Синоптик сүзләренчә, март аенда температура климатик нормадан сизелерлек аерылмаячак.

«Мартта һава торышы үзгәреп торачак: температура +5.. +10 градуска кадәр күтәрелгән көннәр дә, термометрның терекөмеш баганасы -10. -15 градуска кадәр түбәнәйгән көннәр дә булачак», — дип аңлатты ул.

Әмма көннәр җылы булачагына өметләнергә кирәкми, моның сәбәбе — карның бик күп булуы.

«Әгәр карның калынлыгы нормадан артыграк булмаса, мартның җылы киләчәгенә ышаныч күбрәк булыр иде», — дип сүзен төгәлләде галим.

news_right_1
news_right_2
news_bot