news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы зоокибетләрдә хайваннар сатуны тыярга тәкъдим итте

Зоокибетләрдә хайваннарны асрау шартларын аларга карата кырыс мөнәсәбәткә тиңләргә була, дип саный Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгы.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Владимир Буров фикеренчә, зоокибетләрдә һәм кош базарларында хайваннар сатуны тыярга кирәк. Чөнки бу җирләрдә хайваннарны асрау шартларын җәнлекләргә карата кырыс мөнәсәбәт дип бәяләргә була. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хайваннарны зоокибетләрдә сатуны тыярга кирәк дип уйлыйм. Кош базарларының да эшен туктатырга кирәк. Зоокибетләрдә бу хайваннар яши торган коточкыч шартларны туктатырга кирәк», — диде Буров Инстаграмда туры эфир вакытында. Ул зоокибетләрдә хайваннарны асрау шартларын «кырыс мөнәсәбәткә» тиңләргә мөмкин диде.  

Владимир Буров әйтүенчә, хайваннар монда бернинди вентиляциясез айлар буе яшәргә мөмкин. «Кош базарлары турында әйтем тормыйм инде — бу тәртипсезлек», — дип йомгаклады ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100