news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында җиде авылны су басу куркынычы яный

Бу 152 йорт, 311 кеше зыян күрергә мөмкин дигән сүз.

Әлки районында җиде авылны су басу куркынычы яный
alki-rt.ru

(Әлки, 26 февраль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәргән видеоконференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Әлки җирендә язгы ташуга әзерлек чаралары турында хисап тотты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Илнур Юсупов әйтүенчә, бездә җиде авылга — Иске Алпарга, Яңа Алпарга, Иске Камкага, Чуаш Кичүенә, Түбән Әлморзага, Базарлы Матакка (Актай елгасы үзәнлеге), Карганың бер өлешенә язгы сулар басу куркынычы яный. Бу 152 йорт, 311 кеше дигән сүз. Язгы ташуны мөмкин кадәр зыянсыз үткәрү өчен районда әзерлек чаралары башланган.

Гидротехника корылмаларыннан (алар бездә 22) су киметелгән. Кече Чирмешән, Актай елгаларында боз терәлү куркынычы булган урыннар аерым контрольгә алынган. 500 тонна вак таш, 1500 тонна ком, 10 тонна ягулык-майлау материаллары резервта тора. Су басу куркынычы янаган өйләрдә яшәүчеләргә кирәк була калса дип вакытлыча тору урыннары булдырылган.

Быел язгы ташуның алдагы елдагыдан бер-ике атнага иртәрәк башлану ихтималы бар, диде белгечләр киңәшмәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100