news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда болытлы һава торышы, кар һәм бозлавык көтелә

Иртәгә, 26 ноябрьдә, төнлә һава температурасы -8 градуска кадәр төшәчәк, көндез -6 градус була.

Татарстанда болытлы һава торышы, кар һәм бозлавык көтелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 26 ноябрьдә республикада кар явуы көтелә, юлларда урыны белән бозлавык хасил була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Болытлы. Вакыты белән кар явачак», — диелә фаразда.

Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчә торган талгын җил фаразлана. Һава температурасы төнлә -3тән алып -8 градуска, көндез -1дән алып -6 градуска кадәр күзәтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100