news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры кар катламының сакланачагын фаразлады

Ноябрь ахырында Татарстан башкаласында аномаль җылы һава торышы урнашты.

КФУ профессоры кар катламының сакланачагын фаразлады
архив

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Төньяк-көнбатыш циклон белән бәйле аномаль җылы һава торышына карамастан, Казанда барлыкка килгән кар катламы сакланачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

«Төбәк территориясендә салкын аномалия китереп чыгарган озак антициклоннан соң, безгә җылы фронт килде, кар яуды. Һава басымы кискен кимеде», — дип аңлатты профессор Татарстанда урнашкан аномаль җылы һава торышының метеорологик сәбәпләрен.

«Тулаем алганда, бу декада, ай ахырына кадәр, аномаль температура күрсәткечләре буенча нормадан югарырак булачак. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта тәүлеклек һава температурасы -5, -6 градус тәшкил итәргә тиеш», — дип өстәде галим.

Шул ук вакытта Переведенцев, аномаль җылы булуга карамастан, яуган карның тулысынча эремәвен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100