Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Вакыты белән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 октябрьдә, Татарстан территориясендә салкынча һава торышы сакланачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртергә мөмкин. Вакыты белән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә Татарстанда һава температурасы -1.. -6 градус, ә төбәк башкаласында -3 градус фаразлана. Көндез +1.. +6 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.