news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Татарстанда әбиләр чуагының кайчан буласын фаразлады

Юрий Переведенцев яңа атнада Татарстанда әбиләр чуагы башлануын әйтте.

КФУ профессоры Татарстанда әбиләр чуагының кайчан буласын фаразлады
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда кыска вакытлы гына булса да әбиләр чуагы башлана.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев яңа атна башыннан Татарстанга әбиләр чуагы килүен әйтте. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галим ахырына якынлашып килүче сентябрьне «салкын» һәм «яңгырлы» дип бәяләде. Аерым алганда, Казанда тәүлеклек уртача температура 9,8 градус җылы булды.

Бүген, 25 сентябрьдә, Россиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, көндез температура 11 градус җылылыкны тәшкил итәчәк. Ләкин дүшәмбе, 27 сентябрьдән, норма күрсәткечләрендә булса да, төнге температураның кисәк төшүе фаразлана, дип кисәтә Переведенцев.  

Яңа атна башыннан яңгырлар туктый. Һаваның температурасы төшә, ул климат нормалары күрсәткеченнән югары булмаячак. Казандагы мондый һава торышына антициклон йогынты ясый, дип аңлатты метеоролог.

Атна уртасыннан, дип ачыклык кертте Юрий Переведенцев, «соңга калса да һәм алай ук җылы булмаса да» әбиләр чуагы башланырга мөмкин. «Алтын көз булып ала: ул кыска вакытлы, дүрт-биш көн генә дәвам итәчәк. Кояшлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә», — диде ул.

Якынча мәгълүматлар буенча, 29 сентябрьдә, чәршәмбе көнне, төнлә температура 3 градус җылы, көндез җылылык 10 градус булыр дип фаразлана. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганасы 12 градус җылылыкка кадәр менәргә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100