news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә аномаль җылы һава торышы көтелә

Илнең төньяк өлешендә 10 градуска кадәр, Европа өлешендә биш градуска кадәр аномалия булачак.

Россиядә аномаль җылы һава торышы көтелә
Михаил Захаров

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе көннәрдә Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы көтелә. Илнең төньяк өлешендә 10 градуска кадәр, Европа өлешендә биш градуска кадәр аномалия булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Гидрометеорология үзәге башлыгы Роман Вильфандка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Эксперт якын көннәрдә бөтен Россиядә температура климатик нормага якын булачагын яки аннан артачагын әйтте.

«Себер федераль округының төньягында, Таймырда, Якутиянең төньягында аномалия 8-10 градус булачак, Европа өлешендә температура нормадан 4-5 градуска югарырак булу көтелә. Мәскәүдә 5,5 градуска, көньякта 3-4 градуска җылырак булачак», — дип хәбәр итә басма.

Синоптиклар Уралда, Идел буенда һәм Көнбатыш Себернең көньягында салкын һава торышы булуы турында кисәтә. Ә менә Чиләбе өлкәсендә, Удмуртиядә һәм Башкортстанда кырау төшәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100