news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Кириллов Идел-Кама сусаклагычлары турында фикер алышты

Алар су ресурсларын саклау эшендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Кириллов Идел-Кама сусаклагычлары турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов белән Идел-Кама каскадын да кертеп, сусаклагычларны үстерү турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар шулай ук су ресурсларын саклау эшендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Кирилловка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры вазифаларын башкаручы Александр Шадриков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Фәрит Хәнифов һәм башка рәсми затлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100