Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкын урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыралар
Урманнарга бару һәм транспорт чаралары белән керү тыела.
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди.
Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы саклануга бәйле рәвештә гражданнар өчен урманнарга бару һәм транспорт чаралары белән үтеп керүе тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә, диелә министрлык хәбәрендә.
«Барыгыздан да урманнарга бармавыгыз, урманнарда янгын куркынычсызлыгы һәм санитар иминлек кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәвегез, урманнарга янәшә урыннарда, яшел агачлар, федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар буенда чүп-чар, шырпы, тәмәке төпчеге, пычла һәм урманда янгын барлыкка китерергә мөмкин булган башка предметларны ташламавыгыз сорала», — дип мөрәҗәгать итәләр.
Хәзерге вакытта Татарстанда урман янгыннарын сүндерү буенча 25 станция янгын куркынычсызлыгын тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.
Статистика мәгълүматларына караганда, 90 процент очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора.
Урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһитларына бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары аша кичекмәстән хәбәр итү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз