Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстанда салкынайтачак
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, ә көндез явым-төшем булмый.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 майда, Татарстанда Төньяк антициклон йогынтысында коры һәм шактый салкынча һава торышы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, ә көндез явым-төшем булмый. Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы 6-11 градустан югарырак булачак (шул исәптән Казан территориясендә түбән урыннарда — 6-8 градуска кадәр). Көндезге сәгатьләрдә һава +19, +24 градуска кадәр җылыначак, өстәвенә, республиканың көньягында җылы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз