news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында 120 кв. метрлы чүплек бетерелгән

Территориядә кәгазь һәм катыргы, пыяла, пленка, полиэтилен савыт, шулай ук торак чүп-чары кебек калдыклар ташланган.

Тәтеш районында 120 кв. метрлы чүплек бетерелгән
https://eco.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1753787.htm

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Тәтеш районында тиз арада гомуми мәйданы 120 кв. метрлы чүплек бетерелгән. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Чуаш Чурапаны торак пунктының төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш өлешендә чүпләнгән кишәрлеккә тап булган.

Территориядә кәгазь һәм катыргы, пыяла, пленка, полиэтилен савыт, шулай ук торак чүп-чары кебек калдыклар ташланган.  «Законсыз чүплекләрнең гомуми мәйданы 120 кв. метр тәшкил итте, күләме — 22 куб.метр», — дип хәбәр иттеләр экологлар.

Әлеге фактлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы 7-ФЗ номерлы федераль законның 51 маддәсе буенча табигатьне саклау законнарын бозу булып тора. Бакырчы авыл җирлеге башлыгы адресына рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын бетерү турында таләп җибәрелгән, шуннан соң территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән. ​

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100