news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм җил булачагы турында кисәтә

26 һәм 27 апрельдә көндез 8-14 градус җылы булачак.

 (Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Дүшәмбегә каршы  төндә Татарстан юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Синоптиклар 26 апрельдә төнлә һәм иртән «юлларның аерым участокларында» бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә.

Шулай ук метеорологлар көчле җил турында кисәтә. Төнлә аның тизлеге секундына 16-21 метрга җитәчәк. Казанда секундына 15-20 метрга җитүе көтелә.

Алдан фаразланганча, 26 һәм 27 апрельдә көндез 8-14 градус җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100