Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 27 метрга кадәр көчәячәк.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары көчле җил көтелү сәбәпле шторм кисәтүе игълан итте. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«25 апрельдә алдагы сәгатьтән башлап, көн дәвамында һәм кичен», республика территориясендә көньяк-көнбатыштан урыны белән секундына 25-27 метрга кадәр көчле җил булачак, дип искәртә метеорологлар.

Кичә республикада шулай ук яңгыр һәм көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителгән иде,