news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда томан булачагы турында кисәтте

Юлларда бозлавык саклана.

Синоптиклар Татарстанда томан булачагы турында кисәтте
Татар-информ архивы

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар фаразы буенча аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Төнлә термометр баганасы -3..-8 градус, аязган вакытта -13 градуска кадәр төшә. Көндез +1дән +6 градуска кадәр җылы булачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100